Иделем акчарлагы

Акчарлак канат кага,
Идел тын гына ага.
Акчарлактай ак шәһәрем
Карый елгага.
Үткән еллар, гасырлар,
Шаулаган усал чорлар.
Акчарлаклар елавыдай
Ул җырлар.

Ишкәкче җыры (беренче вариант)

Бөтенләйгә инде еракларга
Пар аккошлар киткән бу күлдән;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм?

Их, яшисе килә

Их! Яшисе килә
Тик матурлык тоеп,
Тик яхшылык эшләп кешегә.
Барысы да аңлап бетерми шул,
Донья фани, гомер бер генә…