Исән чакта күрешик

Җир астында юллар булмас,
Исән чакта күрешик.
Вакыт табып хәл белешик,
Кунакларга йөрешик.

Җир астыннан юллар булмас,
Җир астыннан юллар юк.
Җир астыннын юллар булмас,
Исән чакта күрешик.

Җир астыннан юллар булмас,
Моңнар булып түгелмик.
Ерак итмик араларны,
Сагынулардан бөгелмик.

Җир астыннан юллар булмас,
Җир астыннан юллар юк.
Җир астыннын юллар булмас,
Исән чакта күрешик.

Җир астыннан юллар булмас,
Барам әле яныңа.
Кулларыңны бир кулыма,
Шатлык алыйм җаныма.

Җир астыннан юллар булмас,
Җир астыннан юллар юк.
Җир астыннын юллар булмас,
Исән чакта күрешик.

Оставьте комментарий