Хат язам сиңа
Хат язам сиңа, тыңгы табылмый.
Хәлемне аңлап, хәтта шәм елый.
Аяз көннәрдә, яшен яшьнәтеп,
Кайларга киттең?
Хат язам сиңа, тыңгы табылмый.
Хәлемне аңлап, хәтта шәм елый.
Аяз көннәрдә, яшен яшьнәтеп,
Кайларга киттең?
Төштә күргән кебек булдым,
Төшкә кергән кебек булдың.
Ни күреп калдым икән?
Син гади танышым микән,
Бәхетем, шатлыгым микән,
Сагышым, кайгым микән?
Җилбер-җилбер җил исә,
Гөл сабагын җил кисә.
Җилгә сәлам әйтер идем,
Сөйгәнемә җиткерсә.
Чигүле алъяпкычларың
Бик килешә үзеңә.
Мәрҗән муенсаларыңнан
Нур сибелә йөзеңә.
Әй, гүзәлләрнең гүзәле,
Үзәкләрне өзмәле!
Килдем әле сиңа, иркәм,
Килдем әле, түзмәдем.
Язгы сулар аккан чагында
Очраштык без Идел ярында.
Сөйләдең син миңа шул вакытта
Мәхәббәт һәм дуслык турында.
Аһ, өзелә бит үзәкләр,
Казлар оча каңгылдап.
Җилләр кисә канатларын,
Оча каурый зың — зыңлап.
Хәтфә урман буйларыннан
Йөрми микән кем генә?
Сиңа җыйган чәчәкләрнең
Ник алдың берсен генә?
Капка төбендә торасың,*
Нечкә билең бөгәсең, Хәтирәм,
Нечкә билләреңне бөгеп,
Кем өчен өзеләсең, Хәтирәм? (Кемнең эчен өзәсең, Хәтирәм!)
Капка төбендә торасың,**
Нечкә билең борасың, Хәтирәм,
Нечкә билләреңне борып,
Кемне кызыктырасың, Хәтирәм?
Сызылып зәңгәр таң атты,
Кошлар канатын какты,
Сау бул дидең син миңа,
Жәйге бер таңда.
Ялгыз сандугач ул да,
Безнен кавышуны күргәч,
Өзелеп-өзелеп сайрады,
Кунып (басып) яшь талга.