Хәтерлә син, иркәм.

Сызылып зәңгәр таң атты,
Кошлар канатын какты,
Сау бул дидең син миңа,
Жәйге бер таңда.
Ялгыз сандугач ул да,
Безнен кавышуны күргәч,
Өзелеп-өзелеп сайрады,
Кунып (басып) яшь талга.

Хәтерлә син, иркәм,
Аерылган таңнарны,
Һич бер вакыт сөймәм дидең
Башка ярларны.

Хатлар язармын дидең,
Бик сагынырмын дидең,
Истәлегем булсын дип,
Ал яулык бирдең.
Ярымның бүләге дип,
Йөрәгем ялкыны дип,
Канлы көрәш кырында,
Саклап мин йөрттем.

Хәтерлә син, иркәм,
Аерылган таңнарны,
Жиңеп кайт дидең син миңа
Дошман яуларны.

Дошман явын туздырып,
Кайттым илгә талпынып,
Аерылгандагы кебек,
Жәйге бер таңда.
Сандугачлар да әнә,
Безнен кавышуны куреп,
Өзелеп-өзелеп сайрыйлар,
Басып талларга.

Рәхмәт сиңа иркәм,
Каршы алдың иркәм,
Биргән вәгъдәңдә торгансың
Кадерлем, иркәм.

Оставьте комментарий