Гөлнәзирә (беренче вариант)
Сиңа әйтер сүзем бар:
Бездә кунак кызы бар.
Кунак кызын күрим, дисәң.
Гармун ал да безгә бар.
Сиңа әйтер сүзем бар:
Бездә кунак кызы бар.
Кунак кызын күрим, дисәң.
Гармун ал да безгә бар.
Карагатлар җыем дисәң,
Каридел урман иле.
Карагаттай кара күзле
Кызларның туган иле.
Сызлама, әрнемә, юксынма, йөрәгем!
Сагынып, саргаеп, өзелмә, үзәгем!
Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда.
Син миңарга кадәр бик күпләрне
Зәңгәр төндә назга күмгәндер
Берденберем, җаным бәгрем диеп
Иреннәрен сурып үпкәндер.
Әгәр сөю гөнаһ икән — мин гөнаһлы.
Ничә еллар бер тәүбәгә килә алмыйм.
Бу гөнаһтан котылуның бер чарасын
Ничә еллар эзлим, уйлыйм, белә алмыйм.
Гөлчәчәкле болында
Танышкан идек.
Бер-беребездән вәгъдәләр
Алышкан идек.
Таралсын чәчең нурланып,
Таралсын үрелмәсен,
Миннән башка чәчләреңә
Бер кем дә үрелмәсен!
Менгән аты җирән кашка,
Ал тасмалы йөгәне;
Кара күзле, киң күкрәкле,
Соры шинель — кигәне.
Сагындырма, Гөлфиям,
Ялындырма, Гөлфиям.
Күзләреңнән иркәләп,
Адашам мин бит, диям.
Кич җиткәнне көтмә, җаным,
Кил син, бәгырем, Гөлсинәм.
Су буенда өзелеп-өзелеп
Сагынып сине мин көтәм.