Гөлшаһидә җыры

Сызлама, әрнемә, юксынма, йөрәгем!
Сагынып, саргаеп, өзелмә, үзәгем!
Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда.

Ак күңел, пакь күңел, бу кадәр ярсыма,
Тилереп, шашынып, дөньяны тарсынма.
Син чыда барсына, сөюең хакына,
Ул килер, баш ияр бер заман каршыңа.

Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул,
Янганын, көйгәнен гел аның утында.
Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,
Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына.

Оставьте комментарий