Каридел (беренче вариант)

Карагатлар җыем дисәң,
Каридел урман иле.
Карагаттай кара күзле
Кызларның туган иле.

Кызларның туган иле
Каридел урман иле.

Карагатка барган чакта
Икеүләп барып кара.
Кайсы юлдан барсагызда
Яшьлеккә алып бара.

Яшьлеккә алып бара
Икеүләп барып кара.

Кабып кара, тәмләп кара,
Кап — кара карагатлар.
Гүя кызлар юри генә,
Өзмичә калдырганнар.

Өзмичә калдырганнар
Кап — кара карагатлар.

Оставьте комментарий