Әби чәче

Әрем катыш әби чәче
Печән чабам далада.
Сөйгән ярым вәгъдә бирде,
Үзе килми һаман да.
Әче, әче, әрем әче,
Шул әрем нигә әче?
Сезнең туйда да үбешү
Татлы идеме, әйтче?

Җылы сүз (беренче вариант)

Тормыш диңгезләрен кичкән чакта
Җил-давылдан мине сакладың.
Җылы сүзләр җаным тулы булды
Тик әйтергә чара тапмадым.

Җылы эзли җаннар

Кулларымнан багып юрамагыз,
Сорамагыз ничек диеп хәлең.
Мәхәббәтне эзләп, җылы эзләп,
Учларымда учак яккан мәлем.

Мин ул, әни, синең яшь чагың

Әниемнең ал күлмәген киеп,
Бөтереләм көзге каршында.
Нинди хатирәләр саклыйсың син?
Сер булмаса, сөйлә барсын да.

Әнидән хат

«Мәчене дә сагынам», — дип
Хатлар язмый башладың.
Кайтыр булсаң, кайтыр идең,
Тәки безне ташладың.
Кендегең бәйләндеме соң
Шул Казан каласына?
Күпме генә шәһәрләшмә,
Син авыл баласы ла…