Ак чәчәкләр (икенче вариант)

Ап-ак карлар яуган кышкы көндә
Ак чәчәкләр тотып син килдең.
Яз ямьнәре бирде чәчәкләрең,
Яз кояшы булып син көлдең.

Җырлыйк әле (өченче вариант)

Килгән саен сезне сагынып киләм,
Канатланып киләм кош кебек.
Сезнең белән жырлап очрашулар
Күңелләрдә калыр төш кебек.

Аккош белән серләшү

Язгы таңда күңелемдә калды
Ялгыз очкан аккош тавышы,
Аккош мине яшьлегемә илтте,
Уртак диде йөрөк сагышы…

Аккош өмет өзми,
Яшьлек ярын эзли
Олы хисләр уртак түгелме?
Син дә ялгыз аккош,
Мин дә ялгыз аккош,
Кем юатыр безнең күңелне.

Өчкүлем

Туган ояларның җан җылысын
Җыя микән кошлар каурыйга?
Туган-үскән якны гел уйлыйсың,
Ташласа да язмыш кай җиргә.

Бормалы су

Ай бормалы, бормалы ла,
Бормалы су буйлары,
Бормалы су буйларында
Үскән зифа буйлары.
Ал матурмы, гөл матурмы,
Гөл булыйм юлларыңда;
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.