Әнидән хат

«Мәчене дә сагынам», — дип
Хатлар язмый башладың.
Кайтыр булсаң, кайтыр идең,
Тәки безне ташладың.
Кендегең бәйләндеме соң
Шул Казан каласына?
Күпме генә шәһәрләшмә,
Син авыл баласы ла…

Берүк Казан кызларына
Гашыйклар булып куйма!
Баекта кызлар беткәнме?
Таптым инде мин сиңа!
Әптеринең олы кызы
Чыкмый калган кияүгә.
Карт булса да, акылы күп,
Шуңа өйлән син, әйдә!

Сиңа абый дигән кызлар
Кияүдә күптән инде.
Уйларга кирәк сиңа да,
Вакытың җиткән инде.
Бәбкәләрем бик күп булды —
Туйга казлар калдырдым.
Югары оч Шәяхмәттән
Әзер бура алдырдым.

Онытып торам язарга:
Яңа клуб салдылар.
Әйрүбикә дигән булып,
Иликтрафун алдылар.
Әргәннәр сайрап тормагач,
Ул клубның ни яме?
Туйганчы бер тыңлар идек —
Кайт әле, сайрат әле!

Яшьтәшләрең кире кайта.
Син, имеш, шәһәрдә кал!
Нигә кайтмаска уйлыйсың,
Сер булмаса, язып сал».
Әй, әни! Әни!
Гашыйклар булып куйдым шул
Чибәр Казан кызына.
Белмим инде мәхәббәттән
Ничекләр котылырга!?

Оставьте комментарий