Буран (икенче вариант)

Тыныч тормыш инде югалды…
Бураннарга дөнья уралды…
Тын алырлык тыныч мизгел юк —
Тормышмы бу, тоташ буранмы?!

Ашкына гомер

Ашкына күңел, ярсып үтәргә,
Без бит туганбыз тормыш көтәргә.
Ашкына гомер, көт син чак кына,
Бәхетле булыр тормыш хакына.

Үз йолдызым

Кеше килгәч якты дөнъяга,
Күктә бер йолдыз кабына.
Минем дә йолдызым
Яктырта юлымда.
Ул тора язмышым сагында,
Көч бирә арыган чагымда,
Туры юл күрсәтә адашып калганда.
Күңелем моңнарга тулганда.