Ашкына гомер

Без бит туганбыз тормыш көтәргә.
Ашкына гомер, көт син чак кына,
Бәхетле булыр тормыш хакына.

Ашкына гомер, тукта чак кына,
Бергә яшәгән дуслар хакына.
Ашкынып гомер, зая үтмә син,
Иман — нур безне, ташлап, китмәсен.
Иман — нур безне, ташлап, китмәсен.

Күңелем әле дәртле, ялкына,
Җырлар җырларга туган халкыма.
Ашкына гомер, ял ит чак кына,
Алда туачак җырлар хакына.

Ашкына гомер, тукта чак кына,
Бергә яшәгән дуслар хакына.
Ашкынып гомер, зая үтмә син,
Иман — нур безне, ташлап, китмәсен.
Иман — нур безне, ташлап, китмәсен.

Оставьте комментарий