Тагын әллә нишләдем
Төзәлгәндер инде, дидем,
Әрнүләрем басылгач.
Йөрәк ярам чәнчеп куйды
Яз бөреләр ачылгач.
Төзәлгәндер инде, дидем,
Әрнүләрем басылгач.
Йөрәк ярам чәнчеп куйды
Яз бөреләр ачылгач.
Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек-тек-тек итеп кенә.
Кичә тагын су буена төштем,
Таныш сукмаклардан атладым.
Ярдан-ярга күпме эзләсәм дә
Сабый бала чакны тапмадым.
Юлларын буйлап киләмен,
Җилләрем исә генә.
Елларым балкып сүнәләр
Гомерем исәбенә.
Күктә янган йолдызлардай,
Җир буйлап без сибелгәнбез.
Без тарихта эзле халык —
Үлем белмәс татарлар без.
Сандугачың булам, димә,
Карлыгач булам, димә.
Җырчы кошлар булып таңда
Тәрәзәңә кунам, димә.
Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке.
Дөнъя авыр. Кайчак танып булмый:
Кайда аклык, кайда каралык.
Бер гөнаһсыз ап-пак чәчкәләр дә
Җил-давылда бетә каралып.
Шушы тормыш үзе тотыш сынау,
Мәхрүм итмә сөю-назларыңнан.
Өметләрнең көчле канатлары
Аермасын җырлы язларымнан.
Озак торды атым чапмады,
Борылыштан чак-чак атлады.
Кыңгыраулар тагып, авыл урамнарын,
Чәчкәләргә күмеп булмады, эх.
Озак торды атым чапмады.