Сандугачың булам, димә

Сандугачың булам, димә,
Карлыгач булам, димә.
Җырчы кошлар булып таңда
Тәрәзәңә кунам, димә.

Язлар, җәйләр җилеп үтә,
Төннәре озын кышның.
Минем өчен бул син мында
Кала торганы кошның.

Сак-сок булып та эзләмә,
Чакырма кәккүк булып.
Юлдаш булам юлыңа, тимә,
Моңнарга гына чумып (тулып).

Язлар, җәйләр җилеп үтә,
Төннәре озын кышның.
Минем өчен бул син мында
Кала торганы кошның.

…Суыкта туңган тәпидән
Ак карда ал кан кала.
Шундый кечкәй, әммә түзем
Син тургай булып кара.

Язлар, җәйләр җилеп үтә,
Төннәре озын кышның.
Минем өчен бул син мында
Кала торганы кошның.

Оставьте комментарий