Тагын әллә нишләдем

Төзәлгәндер инде, дидем,
Әрнүләрем басылгач.
Йөрәк ярам чәнчеп куйды
Яз бөреләр ачылгач.

Язның ташкыннары сыман
Ярсыналар хисләрем.
Бер давыллап тынган идем,
Тагын әллә нишләдем.

Инде үтте бугай дисәм.
Бик газаплы көннәрем,
Бар икән лә күз дә йоммый
Үткәрәсе төннәрем.

Язның ташкыннары сыман
Ярсыналар хисләрем.
Бер давыллап тынган идем,
Тагын әллә нишләдем.

Сәләм әйтеп җибәргәнсең
Яз җилләре артыннан.
Төнге күктә йолдыз булып,
Яннарыңа атылам.

Язның ташкыннары сыман
Ярсыналар хисләрем.
Бер давыллап тынган идем,
Тагын әллә нишләдем.

Оставьте комментарий