Кичер, болыным!

Кичер мине, болыным, сабый чактан
Синең куеныңда көч алдым.
Еракларда сине юксынганда,
Син дә сагына дип уйладым.

Килен төшкәндә

Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар,
Арттан чаба бала-чагалар.

Карлар ява (икенче вариант)

Карлар ява тавыш тынсыз гына,
Йомшак кына җиргә түшәлә.
Тирә-якка сафлык бирә карлар,
Урманнарга ак ямь өстәлә.

Кариделнең ак юллары

Кариделгә килә ак пароход,
Киртә түгел аңа томаннар…
Йөрәкләрнең кайтавазы яңгырый,
Җырга күчә таулар-урманнар.

Казансудан томан күтәрелә

Казансудан томан күтәрелә,
Күр әле, күр, җирдә ак болыт.
Күтәрелә күккә ак томаннар,
Җирнең ап-ак сәламе булып.

Казан — гомер бишегем

Ил хакын даулаган утлы давыл
Күптән тынды…
Хәсрәт, зур кайгылар
Онытылды…
Кырыс еллар кичкән каеннар
Яфрак яра!
Күңелләрдә тибри дәртле көйләр —
Исән Җәлилләр!