Уйламыйча сүз әйттем

Ялгыз булмасам да ялгызмын мин,
Чит кочакта өшим, туңам мин.
Янымдагы кояш һич җылытмый,
Якты йолдыз, ә син, кайда син?

Төшемә кер

Юкка икәнен дә аңлыйм,
Тик мин сине оныталмыйм
Син дә искә төшерә күр —
Бер булса да төшемә кер
Төшемә кер!
Көн дә кермә, бер генә кер!
Бер генә кер,
Кер генә, кер…

Тулпар атлар чаба

Атлар чаба, тулпар атлар чаба,
Ут-очкыннар оча тояктан.
Шул атларда сиңа илтер өчен
Сәлам язам туган яклардан.

Сөйгәнем кайда?

Мин сине эзләп күпме ил гиздем,
Сорадым Айдан: «Сөйгәнем кайда?»
Минем кайгыдан каралды төннәр,
Минем сагыштан саргайды Ай да.

Тагын җырлап үтәм

Кайчан гына әле ярсып-шашып,
Йокыларын бүлеп кызларның,
Көмеш телле гармун моңнарына
Куша идек сөю җырларын.