Китмәгез туган яклардан
Язмыш җилләре, дибез дә
Чит җирләргә китәбез.
Нигә туган авылларны
Без шулай ят итәбез?
Язмыш җилләре, дибез дә
Чит җирләргә китәбез.
Нигә туган авылларны
Без шулай ят итәбез?
Каракүлгә мин гел кайтам
Ерак булса да ара.
Мондый матур, гүзәл җиргә
Кайтмыйча түзеп кара.
Кандаулы тау текә-текә,
Менгәч, текәсе бетә.
Текә күңелле сөйгән яр
Тауга менгәнне көтә,
Менгәч, текәсе бетә.
Канатланып кайттым сиңа
Туып үскән яҡларым.
Мине сагынып каршы алды
Ерак бала чакларым.
Бер кайтырмын туган якларыма,
Искән җилләр булып кайтырмын.
Урал буйларыннан гүзәл җирне
Табалмадым диеп әйтермен.
Әйди матур тормыш,
Ялгышмаса язмыш,
Безгә дә бер кайтыр юл ятыр…
Безнең яшьлек җыры —
Язгы кояш нуры
Бөреләрне назлап уятыр.
Канатланып очып кайтам
Туган Яңавылыма.
Дәрт-дәрман бирә сулары
Сусаган җаннарыма.
Анда ул,
Анда ул таңнарның
Нәкъ Кырлай өстендә атканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары?!
Бакчаларга уралып,
Башкаладан нур алып,
Гөрли Казан, матур Казан,
Үсә Казан нурланып.
Зур гигантлар күтәрелә
Йолдызларга үрелеп,
Йолдызларга үрелеп —
Бөтен илгә күренеп.
Мендек биек тауга, күрмәдек бөркет,
Бөркет качып беткән, кешедән куркып.
Кердек карурманга, күрмәдек төлке,
Төлке эзләп йөрү хәзер бит көлке.