Хушлашма (өченче вариант)

Чакыр мине, чакыр, бир кулыңны.
Кайларга диеп тә сорама.
Ялгызымны гына җибәрсәң (калдырсаң),
Югалырмын, юлын таба алмам.

Хушлашма, хушлашма, хушлашма,
Кулларыңны алма кулымнан.
Ялгызымны гына җибәрсәң (җибәрмә)
Югалырмын юлны таба алмый. (Бу катлаулы тормыш юлыннан).

Язмышымны сиңа ышандырдым,
Юл күрсәтеп барчы алдымнан.
Офыкларга кереп адашырмын
Җибәрмәче мине (читкә) янымнан.

Хушлашма, хушлашма, хушлашма,
Кулларыңны алма кулымнан.
Ялгызымны гына җибәрсәң (җибәрмә)
Югалырмын юлны таба алмый. (Бу катлаулы тормыш юлыннан).

Үткәннәрне утка ташлап булмый,
Ташлый алмыйм төпсез коега.
Өзгәләнәм, ялгызыма авыр,
Синсез күңелем бик тиз боега.

Хушлашма, хушлашма, хушлашма,
Кулларыңны алма кулымнан.
Ялгызымны гына җибәрсәң (җибәрмә)
Югалырмын юлны таба алмый. (Бу катлаулы тормыш юлыннан).

Оставьте комментарий