Кичер кайта алмавымны…

Язмышымны белми
Озак көткәнсеңдер.
Кайтыр, диеп,
Өмет иткәнсеңдер.
Илгә кайтасылар
Килми идеме соң!
Гомер киселүен
Тели идемме соң?

Бәхетлеләр саклый гаиләне

«Саклый ул гаиләне,
Ни булса да түзә;
Йөрәкләре көчле», — димәгез.
Хатын-кыз күңеле
Бәллүр кебек кенә,
Авыр сүзләр аңа әйтмәгез.

Балачак (беренче вариант)

Хыялдагы татлы бер төш кебек
Сизелми дә узды балачак.
Гомер узган саен һәркем аны
Сагыныплар искә алачак.

Уйнама, гармун

Авыл өстенә авыр моң ята,
Кемдер өздереп уйната.
Гармуны гүя үксеп елыйдыр,
Авыл тын калып, тыңлыйдыр.

Кайларда бәхетле илләр?

Ник чыга кояш,
Ник ата таңнар,
Нигә сагышлы
Хыялый җаннар?
Ник ява яңгыр,
Ник исә җилләр?
Кайларда икән
Бәхетле илләр,
Кайларда бәхетле илләр?