Егетләр җыры (беренче вариант)

Әйдә барыйк, кызлар карыйк, —
Орчык эрләгәннәрен;
Аяз көнне яшен суксын
Безне сөймәгәннәрен.

Аулак өй

Очраштыра, таныштыра,
Кавыштыра аулак өй.
Аулак өйдән китмәс егет
Үзенә яр сайламый.
Моңлы тальян гармуннарда
Кемнәр уйный аулак өй?
Гармун уйнамаган егет
Кызлар күңелен яуламый.

Ак теләкләр (беренче вариант)

Куллар болгап калдың озатканда,
Ак теләкләр теләп юлыма.
Теләкләрең терәк булды миңа,
Озакламый кайтам яныңа.