Матур сүзләр

Һәр әйтелгән сүз артында
Акыллы фикер торсын.
Аны тыңлаган кешенең
Күңле шатлыкка тулсын.

Жәлләмәгез матур сүзне,
Жәлләмәгез әйтергә.
Шул чакта гына рәхәт бит ул,
Чакта гына рәхәт бит
Бергә дөнья төзергә.

Жәлләмәгез якты сүзне,
Эреп китсен күңелләр.
Тормыш бакчасын ямьләтсен
Шатлык дигән ал гөлләр.

Жәлләмәгез матур сүзне,
Жәлләмәгез әйтергә.
Шул чакта гына рәхәт бит ул,
Чакта гына рәхәт бит
Бергә дөнья төзергә.

Матурдан матурлык туа,
Җанга рәхәтлек бирә.
Алга таба юл күрсәтеп,
Бәхет алдан йөгерә.

Жәлләмәгез матур сүзне,
Жәлләмәгез әйтергә.
Шул чакта гына рәхәт бит ул,
Чакта гына рәхәт бит
Бергә дөнья төзергә.

Оставьте комментарий