Сагышларым бирдем җилләргә,
Алып кит дип ерак илләргә —
Канатлары җилнең сыгылды,
Сагышларым җиргә,
Таралышып җилдә,
Сары чәчәк булып коелды.
Сагышларым салдым суларга,
Адашсын дип ерак юлларда —
Елга туктап калды ярсудан.
Сагышларым бар да
Утырып калды ярда
Ташулардан калган боз сыман.
Сагышларым аттым яшенгә,
Яндыр дидем, җиргә төшермә.
Яшен сүнде күкләр йөзендә —
Синнән башка беркем
Күтәрә алмый, диеп
Сагышларым кайтты үземә.