Уйна, колыным!..

Кош кебек очып, гөлләрне кочып,
Бер колын уйный җәйге болында.
Сибелә иңенә, нечкә биленә
Ефәк яллары кояш нурында.

Тамчылар (беренче вариант)

Тамчылар, тамчылар!
Әйтегезче, тамчылар!
Нигә язгы кичләрдә
Яшь йөрәкләр ярсыйлар?..
Нигә язгы кичләрдә
Яшь йөрәкләр ярсыйлар?..

Мәтрүшкәләр

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Туган кырларымда тибрәлгән.

Быел язлар шактый иртә килде

Быел язлар шактый иртә килде —
Чәчкә атты шомырт бәйрәмгә,
Шул ук көнне бөртек-бөртек карлар
Сибелделәр, охшап сәйләнгә.