Мәтрүшкәләр

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Туган кырларымда тибрәлгән.

Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән:
Әйтегезме миңа, мәтрүшкәләр,
Ни әйтергә әнкәм теләгән?

Мәтрүшкәләр мине уяттылар,
Сискәндереп гамьсез төннәрдә.
«Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,
Өзелсәгез туган җирләрдән…»

Оставьте комментарий