Әбием әкиятләре

Син сөйләгән әкиятләрдә
Чәчәкләр җирдә иде.
Балык сурәтләрдә түгел,
Елгада, күлдә иде.

Кирәксенмибез шифасын,
Яңгырын, чиста карын.
Кайсы әкият сыендырыр
Без яшәгән Җир шарын.

Син сөйләгән әкиятләрдә
Диңгезләр зәңгәр иде.
Юл буйлары — бәбкә үлән,
Егетләр мәргән иде.

Син сөйләгән әкиятләрдә
Изгелек — савап иде.
Әкиятеңне агуладык,
Кипте җирнең җилеге.

Оставьте комментарий