Нигә болай ашкынасың, йөрәк?

Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең.

Мәхәббәтем сиңа көч бирсен

Еракларга китсәң, ялгыз йөрмә,
Чын юлдашлар сиңа юлыксын.
Салкын җил-давыллар каршы иссә,
Мәхәббәтем сине җылытсын.

Мин — яфрак, син — чәчәк

Һәркемнең дә үз чәчәге бар,
Табигать шуңа күнеккән.
Без дә бит табигать баласы,
Табигать гөле иркәм.

Көмеш балдак

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Борынгыдан калган саф көмеш.
Саф көмештәй гүзәл яшьлек үтте,
Синсез үтте — нинди үкенеч…