Кышкы моңнар (икенче вариант)

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып та көтәр кешең булса,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Кышкы моңнар (беренче вариант)

Ап-ак карлар, ява карлар, ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып көтәр кешең булса гына,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Кичке җыр

Айлы кич килде
Идел ярына.
Дөнья күмелде
Ай нурларына
Йолдыз артыннан
Йолдыз кабына/
Ә мин ашыгам
Кызлар янына.

Кичегеп килгән мәхәббәт

Язгы күкрәү булып,
Идел кебек тулып,
Йөрәгемә килеп кердең син,
Язлар килгән-киткән,
Гомер синсез үткән,
Моңарчы соң кайда йөрдең син?..

Илдарым

Еллар үтә, еллар үтә,
Күңелкәем сине көтә.
Көтмә, күңел, көтмә, күңел,
Кавышулар мөмкин түгел.
Илдарым, Илдарым,
Булалмадың сөйгән ярым.

Гашыйк булдыңмы әллә

Күзләреңдә йолдыз нуры балкый,
Йолдыз кабынганда тудыңмы әллә?
Бу көннәрдә бик бәхетле елмаясың
Син кемгәдер гашыйк булдыңмы әллә?