Ялгыз күгәрчен шикелле,
Йөрисең син урамнарда.
Туктап калып юл бирәсең,
Парлы-парлы узганнарга.
Башкаеңны кайгыларга
Салма әле, салма әле,
Мәхәббәтең, чын сөюең
Алда әле, алда әле…
Гашыйк булдың яшьлегеңдә,
Берәүгә син яшьрен генә.
Еллар үтте бер-бер артлы,
Ул хис сүнде әкрен генә.
Башкаеңны кайгыларга
Салма әле, салма әле,
Мәхәббәтең, чын сөюең
Алда әле, алда әле…
Гашыйк булу — сөю түгел,
Сөю утка ташлаган ул.
Мәхәббәтең бер очрар,
Әле сине тапмаган ул.
Башкаеңны кайгыларга
Салма әле, салма әле,
Мәхәббәтең, чын сөюең
Алда әле, алда әле…