Учак яна

Агыйделнең ярларына
Килдек учак ягарга;
Айлы кичтә хәтер аша,
Яшьлекләргә кайтырга.

Учак яна, учак яна,
Суларда — балкышлары…
Учак түгел, йөрәк яна,
Яшьлекнең очкыннары…

Агыйделдә йөзгән чакта
Чыкмыйм аргы ягына.
Сөйгән ярым ялгыз кала
Безнең учак янында…

Учак яна, учак яна,
Суларда — балкышлары…
Учак түгел, йөрәк яна,
Яшьлекнең очкыннары…

Айлы кичтә син янымда,
Агыйделнең ярында…
Яшьлек ялкыны — җанымда,
Синдәй ярым барында…

Учак яна, учак яна,
Суларда — балкышлары…
Учак түгел, йөрәк яна,
Яшьлекнең очкыннары…

Оставьте комментарий