Кияү белән кәләш

Өй түрендә — кияү белән кәләш,
Искитмәле матур туй бүген.
Әйтепләр дә булмый торган хисләр
Яулап алган яшьләр күңелен.

Ак бәхет теләрмен

«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» — диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» — дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» — диярмен.

Өемә шатлык тулсын

Матур гөлләр үстерәмен,
Өемә бәхет теләп,
Ул гөлләрнең гомерләре
Миннән икәнен белеп.
Өебездә һәммәбезгә
Шатлык бирсен гөлләрем.
Ямьле булсын өебез дә,
Шуны тели йөрәгем.

Соңгы димә

«Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр», — димә?!.
Тик быелга алар соңгысы…
Кышлар үткәч, яңа язлар килер,
Гөлләрнең дә булыр яңасы.

Бәхетлеләр саклый гаиләне

«Саклый ул гаиләне,
Ни булса да түзә;
Йөрәкләре көчле», — димәгез.
Хатын-кыз күңеле
Бәллүр кебек кенә,
Авыр сүзләр аңа әйтмәгез.