Оныта алмам инде
Оныта дигән идем,
Уйламыйм дигән идем,
Күзләреңнең карашларын
Хәтердэн җуйган идем
Оныта дигән идем,
Уйламыйм дигән идем,
Күзләреңнең карашларын
Хәтердэн җуйган идем
— Онытылган сөйгән яр, — дип,
Үз-үземне юаттым.
Очраттым да көтмәгәндә —
Ут бөркелде йөрәгемә,
Гүя барсын югалттым.
Тәңкәле апрель аенда
Миңа жәй бүләк иттең.
Яшьлегемә кабат кайттым,
Сөюгә мине илттең.
Гомеремнең буйларына,
Бары сине яраттым.
Яраттым да, караттым да,
Бәхетне синдә таптым.
Карадым да синең күзләреңә,
Әллә нишләп китте күңелем.
Серле бер кыл гүя чыңлап китте,
Йөрәгемнән моңнар түгелде.
Кайлардан килдең син миңа,
Очраштырды бит язмыш,
Килдең, кузгаттың күңелне.
Булдымы әллә ялгыш?
Син ачтың минем серемне,
Ачтың тирән моңымны.
Йозакланган хисләремнән
Арындырдың күңелемне.
Сагындырдың, иркәм, кил инде,
Юлларыма гөлләр сип инде.
Сөюләрем сиңа чамасыз,
Синнән башка тормыш ямансу.
Мөкиббәннәр киттем моңнарыңа,
Синең жырың көмеш тавышлы.
Талгын гына искән җил авазы,
Чылтрап аккан чишмә агышы.
Сиңа бер серемне мин сөйләрмен әле,
Бер сөйләрмен әле, тыңласаң.
Йөрәгемдә йөрткән әйтер сүзләремне,
Хисләремне минем аңласаң.