Сөюебез әле алдадыр
Яз белән җәй — мәхәббәт айлары,
Ә көз моңеу фасыл — аера.
Гөлләр шиңә, торналар да китә,
Җилкәннәрне җилләр каера.
Яз белән җәй — мәхәббәт айлары,
Ә көз моңеу фасыл — аера.
Гөлләр шиңә, торналар да китә,
Җилкәннәрне җилләр каера.
Ничек табыштык без — аңлый алмыйм,
Фәрештәләр ярдәм иткәндер…
Моңа хәтле гөрләвекле язлар
Бездән башка ничек үткәндер?!
Очраклы бу танышулар
Күкрәктә ут уйнатты,
Юлын таш баскан чишмәнең
Сулышларын чистартты.
Егет икәнсең — тугры бул,
Беренче мәхәббәткә.
Очма һәр көн күбәләктәй,
Чәчәктән вә чәчәккә.
«Элек кызлар сайлый идек» —
дип мактана агайлар.
Хәзер авылларда яши
әбиләр вә бабайлар.
Гомер уза аккан сулар кебек,
Йөрәкләрдә кала ярасы.
Кемнәр әйтер, кемнәр санап бирер
Тагын күпме калды барасын?
Кыйгак-кыйгак…
Берәү моңлы җырлый.
Дәрьяларга китә сагышы,
Кыр казлары алдан белде мәллә
Аянычлы булган язмышны…
Алгы сызык, канлы бәрелешләр
Синең йөрәк аша узгандыр…
Сугыш — ерак. Ә ядрәсе — җитез
Битләреңә сырлар сызгандыр.
Күңелләрем шашый кайчагында
Галәмемдә йолдыз атыла,
Серем сөйләр идем — кемем дә юк
Тик болытлар гына агыла.
Сез дөньяга килгән чакта безләр,
Зур тормышка аяк басканбыз…
Туган нигезләрне сагына-сагына,
Шәһәр капкаларын ачканбыз.