Мин авыл баласы
Кайттым әле авылыма,
Мин — авыл баласы да.
Яшьли чыгып киткән идем
Шау-шулы каласына.
Кайттым әле авылыма,
Мин — авыл баласы да.
Яшьли чыгып киткән идем
Шау-шулы каласына.
Карурманнар сирәгәйде, —
Үтәм хәзер җәяү дә.
Чәчеп печән үстерәбез
Ташу киткәч, җәйләүдә.
Кәккүк моңы ишетелә
Дусай урманнарында.
Ул кайтаваз булып кайта
Дусай урамнарына.
Көмеш сулы Агыйделем
Каридел кочагында.
Каршы ала гүзәл Өфем
Биек тау башларында.
Тау башында балкый бер кала,
Ул кала Өфе дип атала.
Яктырак яна йолдызлары:
Матурлар егет һәм кызлары.
Уралымның иркен күкрәгендә
Азат шоңкар горур очканын
Карыймын мин чиксез шатлык белән:
Дан сиңа, дан, Башкортостаным!
Тауларың күккә олгашкан,
Үзәктә үзәннәрең.
Йөрәгем аша аткандай,
Җилемем, Җигәннәрем.
Һәркайдагы кебек кояш,
Йолдызларың һәм аең —
Ә шулай да син күпләрдән
Яктырак, Буакаем.
Кайчакларда килә минем
Иңнәреңә баш саласым.
И Казаным, син бит минем
Сагышым башкаласы.
Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың Ватаным.