Гафури яклары

Тауларың күккә олгашкан,
Үзәктә үзәннәрең.
Йөрәгем аша аткандай,
Җилемем, Җигәннәрем.

Гафури юллары,
Яшьлегем еллары.
Күрми ничек түзәрсең,
Җилем, Җигән буйларын.

Тугайларым — сандугачлык,
Болыннарым — җиләклек.
Басулар — башак диңгезе,
Урманнарың — җиләслек.

Гафури юллары,
Яшьлегем еллары.
Күрми ничек түзәрсең,
Җилем, Җигән буйларын.

Бер кайда юк бу сылулар,
Бу егетләр ишеләр.
Егәрле дә, ягымлы да
Гафури да кешеләр.

Гафури юллары,
Яшьлегем еллары.
Күрми ничек түзәрсең,
Җилем, Җигән буйларын.

Оставьте комментарий