Буа җыры (икенче вариант)

Һәркайдагы кебек кояш,
Йолдызларың һәм аең —
Ә шулай да син күпләрдән
Яктырак, Буакаем.

Әй Буам-Буакаем!
Җаннарыма җылы алам
Кайтып бер күргән саен,
Әй Буам-Буакаем.

Һәркайдагы кебек таллар,
Наратлар, юкә, каен —
Ә шулай да син күпләрдән
Ямьлерәк, Буакаем.

Әй Буам-Буакаем!
Җаннарыма җылы алам
Кайтып бер күргән саен,
Әй Буам-Буакаем.

Һәркайдагы кебек кышлар,
Моңлы көз, көләч маең —
Ә шулай да син күпләрдән
Серлерәк, Буакаем.

Әй Буам-Буакаем!
Җаннарыма җылы алам
Кайтып бер күргән саен,
Әй Буам-Буакаем.

Оставьте комментарий