Хатын-кызлар

Без үтмибез нинди юллар,
Тудырмыйбыз инде җырлар,
Чөнки җирнең матурлыгы —
Сез булганга хатын-кызлар.
Ир-егетләр яу кырында
Аз кылмады батырлыклар.
Уйларында булган өчен,
Көткән өчен хатын-кызлар.

Бәхетле булыгыз, дусларым

Күңелемә моң тулган, җыр туган чакларда
Ашкынам тик сезнең якларга.
Күкрәгем тарсына, йөрәгем ярсына,
Ярсына сез дуслар каршына.

Өфе — Ырымбур юллары

Өфе — Ырымбур юллары,
Эй, яшьлегем еллары,
Шул юлларны үткән саен,
Бер ашкынып, бер моңаеп,
Чыңлый күңелем кыллары.

Әй, ямьле син, Минзәләм ягы

Кырларында гөрләп иген уңа,
Урманында балан, миләшләр,
Гөл-чәчәкләр күмгән болыннарын,
Бакчаларың тулы җимешләр.