Ай, Урал таулары

Ай, Урал таулары,
Калдылар еракта;
Яшьлегем хисләре
Саклана йөрәктә.

Чишмәкәй моңнарын
Ник кенә тыңладым;
Яшьлегем таңында
Ник бергә булмадың?!

Ай, Урал таулары,
Менәргә югары;
Томанга уралган
Яшьлегем юллары.

Чишмәкәй моңнарын
Ник кенә тыңладым;
Яшьлегем таңында
Ник бергә булмадың?!

Ай, Урал таулары,
Әйләнә бөркетләр;
Җемелди күзләрдә
Энҗедәй бөртекләр.

Чишмәкәй моңнарын
Ник кенә тыңладым;
Яшьлегем таңында
Ник бергә булмадың?!

Оставьте комментарий