Әйдә уйна, думбраңны уйна

Сихри төнлә, айга карап,
Думбраңны чиртәсең.
Күңелләр дә туган серне
Кыллар аша әйтәсең.

Әй, думбрам, якын дустым,
Кылларыңда — моңнарым.
Әйдә уйна, думбраңны уйна,
Күңелләр чыңлап китсен.
Әйдә (ле) уйна, думбраңны уйна,
Егет-кызлар күңеле
Хыялларга күмелсен.

Әй, думбырам, күпме гасыр
Яңгрый синең кылларда.
Данлы җырчы дусты булдың
Шанлы-яулы елларда.

Әй, думбрам, якын дустым,
Кылларыңда — моңнарым.
Әйдә уйна, думбраңны уйна,
Күңелләр чыңлап китсен.
Әйдә (ле) уйна, думбраңны уйна,
Егет-кызлар күңеле
Хыялларга күмелсен.

Думбра чыңы, йөрәк моңы
Сүрелмәсен, сүнмәсен.
Киләчәккә ышанычлар
Югалмасын, тынмасын.

Әй, думбрам, якын дустым,
Кылларыңда — моңнарым.
Әйдә уйна, думбраңны уйна,
Күңелләр чыңлап китсен.
Әйдә (ле) уйна, думбраңны уйна,
Егет-кызлар күңеле
Хыялларга күмелсен.

Оставьте комментарий