Аймылыш язмышлар

Яшьлекнең язында очраштык, таныштык,
Табыштык — аккоштай тиң ярлар.
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.

Юк, кирәкми

Өр-яңадан башлыйк әле дисең,
Башлыйк әле, дисең, ак биттән,
Бу сүзләрне инде синнән, җаным,
Ничәнчеләр тапкыр ишетәм.