Туган көнең (икенче вариант)

Бәйрәмнәрнең иң матуры
Синең туган көн икән.
Куанычлар алып килгән,
Безне бәхетле иткән.

Туган көнең, туган көнең,
Кояш кебек күңелең.
Бәхет-шатлык тоеп яшә,
Озын булсын гомерең.

Котлы булсын туган көнең,
Җырларыбыз бүләккә.
Ак теләкләр яусын әле
Бүген синең хөрмәткә.

Туган көнең, туган көнең,
Кояш кебек күңелең.
Бәхет-шатлык тоеп яшә,
Озын булсын гомерең.

Килгән дуслар, туганнарың,
Табының түре ямьле.
Уйнап-көлеп бәйрәм итик,
Бер күңел ачыйк әле.

Туган көнең, туган көнең,
Кояш кебек күңелең.
Бәхет-шатлык тоеп яшә,
Озын булсын гомерең.

Оставьте комментарий