Ник соңладың?

Таң алдыннан бер сандугач сайрый,
Дуска тиңләп ялгыз тирәкне;
Нигә соңлап килдең, сандугачым (асыл кошым),
Дулкынлатып моңсу йөрәкне?

Аерылган аккошлар шикелле,
Мин дә синең кебек моңаям.
Гомерем буйларына яндырырга (мине)
Соңлап кына килдең син каян?

Яшьлегемнең гүзәл (алсу) таңнарында
Юк идең бит, нигә килмәдең?
Аерылсак та, йөрәккәем җуймас (Соңласаң да җуймас йөрәккәем сине)
Зарыгып кына көткән тиңнәрен.

Оставьте комментарий