Туган авылым-сиртмә бишегем

Гомер буе уйлап йөри торган
Җире була һәрбер кешенең.
Күңелемдә һаман чайкаласың,
Туган авылым — сиртмә бишегем.

Туган илем (беренче вариант)

Туган илем, кояш балкый синдә,
Нурлар сибеп, таңнар аттыра.
Иман нуры синдә, шәфкать нуры,
Бабам нигезе кабат яктыра.

Саумы, Саба-йорт

Саба җилләре исә таңнарда,
Сандугачлары сайрый талларда.
Казан артында — моңлы төбәктә
Чишмә җырлары чыңлый йөрәктә.

Белегез шуны

Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем — белегез шуны.

Балачак чишмәсе

Челтер-челтер, челтер-челтер
Болында
Челтерәп,
Чишмә ага, балачак
Турында
Җыр җырлап.
Җәйге көндә иелеп сулар
Эчкәндә
Без бергә,
Күрә идек икебезне
Рәсемдә
Чишмәдә.
Чишмә күзе бик тирәннән
Ургыла,
Тын гына
Әйткән кебек:
«Ул гына юк
Яныңда,
Ул гына».
Чишмә күзе кебек иде
Күзләрең,
Аппагым;
Гомеремнең көзләрендә
Эзләдем,
Тапмадым.
Челтер-челтер акты-китте
Тиз генә
Балачак…
Их, тагын бер болындагы
Көзгегә
Карасак…
Күпме сулар акмаган ла,
Саф җилләр
Исмәгән;
Күзләреңнең чагылышын
Эзлимен
Чишмәдән.
Көзге
Җилләр, сискәндереп,
Исмәгез
Челтер-челтер челтерәми
Чишмәбез, —
Саеккан.
Эзләребез табылмаслар:
Аңладым
Үзем дә…
Көзге җилләр кагылмаслар
Җандагы
Рәсмеңә.

Юксынам

Ничә көн, ничә ай, ничә ел
Зар елый, тилмерә йөрәгем.
Еламый, тилмерми нишләсен —
Югалтты сөюдә терәген.
Яшәргә омтылыш-төләген.