Ятим зиратлар
Басу уртасында — яшел утрау,
Учма-учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.
Басу уртасында — яшел утрау,
Учма-учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.
«Яшь наратлар» көен җырлап киттең
Көмеш кыңгыраулы пар атта.
Озатып кайтам сине, карый-карый
Бөдрәләнеп үскән наратка.
«Яшь наратлар» көен җырлап киттең
Көмеш кыңгыраулы пар атта.
Мин сөялеп, озатып калдым сине
Икәү генә белгән наратка (Бөдрәләнем үскән наратка).
— Сагындым, — дип, иңнәреңә
Сарылыр чакларым бар.
Күз сирпесәң шатлык булып
Кабыныр чакларым бар.
Бу дөньялар парлылар өченме,
Ник бәхетсез була ялгызлар?
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәгез,
Аларда да хисле йөрәк бар.
Ак чәчкәгә сине тиңлимен,
Болоннарны буйлап эзлимен.
Сөю серләремне сөйлимен,
Синсез яшәү ямен күрмимен.
Синең кара кашларың,
Синең кара күзләрең,
Синең ягымлы сүзләрең…
Яна синең йөзләрең.
Моңланып йөргән чагымда
Очраттым юлда нарат.
Ылысларын җыеп алдым
Ялгыз наратка карап.
Безнең гомер шулай корылган:
Бәхетләргә сөю уралган.
Парлыларга ап-ак мәхәббәт
Толым-толым итеп үрелгән.
Юк, соң түгел әле, соң түгел,
Күрештек бүген кабат.
Без бәхетле бергә генә,
Син ярат, мине ярат.
Ялгыз итмә син, ярат, мине ярат.
Ялгыз итмә син, ярат, мине ярат.