Синең күзләрең төсле, дип,
Күк чәчәк биргән идең.
Күл буйларын яңгыратып,
Елмаеп көлгән идең.
Язлар саен күл буена
Киләм чәчәк өзәргә.
Күктә йолдыз, ә мин ялгыз,
Белмим, ничек түзәргә.
Иртән көтәм, кич тә көтәм,
Чыкмыйсың юлларыма.
Көнгә баккан күк чәчәкләр
Шиңделәр кулларымда.
Язлар саен күл буена
Киләм чәчәк өзәргә.
Күктә йолдыз, ә мин ялгыз,
Белмим, ничек түзәргә.
Очырдым аны җилләргә,
Югалды зәңгәр канат.
Зәңгәр күлдә зәңгәр күзләр
Очрашмадылар кабат.
Язлар саен күл буена
Киләм чәчәк өзәргә.
Күктә йолдыз, ә мин ялгыз,
Белмим, ничек түзәргә.
Су өсләре дулкын-дулкын,
Үреп салдым такыя.
Киткән юлларына карап,
Зәңгәр күзләр яшь коя.
Язлар саен күл буена
Киләм чәчәк өзәргә.
Күктә йолдыз, ә мин ялгыз,
Белмим, ничек түзәргә.