Их, янасым килә…

Онытылып, бер янасым килә
Син кабызган сөю учагында.
Дөньяларны онытып
Югаласым килә,
Югаласым синең кочагында.

Бурандамы калды адашып

Сагындыра, бик нык сагындыра
Яшлек хатирәсе, хисләре.
Житәкләшеп урам буйлап йөргән
Туган авылымның кичләре.

Бәхетемне эзлим

Гомерем буе көткән
Бәхет гөлен таптым,
Җылы җәйләр үткән, алда көз.
Гомерем көзе җиткән,
Инде нишлим икән,
Киңәш бирче, әйтче берәр сүз!..

Чистай сагышлары

Чистай буйларында йөргән идек —
Ике канат бергә парлашып.
Яшьлек мәхәббәтем әллә нигә
Шул юлларда калды адашып.