Җиләкле аланым

Җәй җәйлеген итте — пеште җиләк
Их җыясы иде чиләк — чиләк!
Күптән юлым төшми шул аланга,
Еш җыенам, тик юлыгам сирәк.

Авыл таңы

Таныш урман аша кайтып киләм
Аткан чакта чыклы яңа таң.
Куакларым яфрак кулы белән
Сыйпап кала минем яңактан.

Авылга бер кайтып китик

Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Авылга бер кайтып китик әле.
Онытканнар икән тимәсеннәр,
Урамнардан җырлап (уйнап) үтик әле.

Авылдашлар

Тормыш юлы үргә күтәрелсә,
Горурлыктан күккә тия башлар.
Күңел тоя аны, зур уңышлар
Сездән килә безгә, авылдашлар.