Чылбырдай мизгелләр

Күкеле сәгатьнең геренә түзмичә
Тип-тигез тезелгән, чылбыры өзелгән
Әйтерсең, йөрәге серенә түзмичә
Күп мизгел тезелгән, гомере өзелгән.

Хыяллар дөньясы гаҗәеп

Тормышларга ашмас хыялдыр —
Яшьлеккә кайтулар киредән.
Белеп тә, шуларны уйлаудан,
Без түгел, хыяллар тилергән…

Көтеп алган бәйрәм

Күңел hаман бала кебек
Бәйрәмнәрне ярата.
Көтеп алган бәйрәм көне
Дөньяга нур тарата.
Шат елмайган дуслар белән
Үтә безнең бәйрәмнәр.
Гел бәйрәмнәр кебек кенә
Булса иде гомерләр.

Кышкы кояш

Якты кояш нуры күзне чагылдыра —
Җылысы юк анын кышларда.
Көчле яктысыннан дөнья балкысада ,
Китеп бара сайрар кошлар да.

Җырла әле, әнкәй

Башын иеп бишек тирбәткәндә
Сүзсез генә нидер уйладың.
Нинди уйлар иде күңелеңдә?
Нинди моңнарыңны көйләдең?
Синең моңлы матур тавышыңда
Җылы таба идем күңелгә.
Бик сагындым бишек җырларыңны
Җырла әнкәй, җырла бер генә.