Ашкын, кешем!
Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә.
Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә.
Җанкай җанаш китте, ай, сунарга,
Ашказаркай буе ла чәшкегә.
Чәшкеләргә китеп, вафат булды,
Башкынаем калды ла яшь көйгә.
Туган телләремдә җырлый-җырлый
Чылтырап аккан чишмә буенда,
Талир тәңкәләрен чылтыратып,
Әнкәм йөргән төсле тоела.
Уйнадык без, күп уйнадык
Уенчык атлар белән.
Хәзер инде уйнар идек
Тере, чын атлар белән.
Зәңгәр күлләр безнең якта
Ал кояшка тартыла.
Кыр казлары безгә кайта
Шул таңнарның артыннан.
Бер-берсенә хисләр көтеп
Үреләләр иреннәр.
Ә бакчаларда хистән исереп
Үбешәләр иреннәр.
Бөтерелеп, ап-ак карлар ява,
Ап-ак сагыш ява тын гына.
Яңа елның бураннары белән
Каршы алам, чыгып юлыңа…
Читлекләргә кошлар япмагыз сез,
Кош богавы — тимер читлек бит.
Газиз кошкайларга зәңгәр күксез,
Зәңгәр күксез яшәү читен бик.
Алмалар үсә икән,
Өзелеп төшә икән.
Алма кебек дуслар барда
Күңелләр үсә икән.
Алмагачтан инде коелганнар
Салкын җирдә ята алмалар.
Салкыннарда калган алмалардай
Урамнарда калган балалар.