Укытучыма (беренче вариант)

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Соңгы кыңгырау (икенче вариант)

Җиз кыңгырау мына яңгырады,
Күпме анда таныш тавыш бар.
Колагымнан зыңлап китми торыр
Мәктәптәге ирмәк* тавышлар.

Сабакташлар (беренче вариант)

Үтеп барса да яшьлек еллары,
Хәтердә һаман мәктәп юллары.
Дөрли күңелдә әле бүген дә
Үсмер вакытның якты уйлары.

Мәктәп еллары

Сагынып искә аласымны беләм
Кыңгыраулы мәктәп елларын.
Алда нинди язмыш көтсә дә мин,
Шул елларны, ахры, уйлармын.